САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарман гимназиясе яшьармиячеләре әфганчылар белән очраштылар

Бүген – 19 февраль көнне Сарман гимназиясе музеенда истәлекле очрашу үткәрелде – Совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстаннан чыгару көне уңаеннан гимназия яшьармиячеләре хәрби хезмәтне Әфганстанда үткән офицерлар һәм әфганчы сугышчылар белән очраштылар.

Очрашуны музей җитәкчесе Алсу Салихова башлап җибәрде. Тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Мансур Әскаров очрашуның әһәмиятенә тукталды. Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлеге хәрби комиссары Дашгын Гасанов югарыды телгә алынган көннең тарихи әһәмиятен, совет сугышчыларының фидакарьлеген билгеләп үтте. Әфганчы офицерлар Рафаэль Газизуллин, Атлас Әсмәндияров, әфганчыларның район оешмасы җитәкчесе Радис Якупов, әфганчы сугышчылар – Рангазардан Әкмәл Мөбарәкшин һәм Җәлил поселогыннан Хәлил Миргалимов әфган сугышы турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар. Соңыннан әфганчылар музейга истәлекле экспонатлар – противогаз һәм фотографияләр бүләк иттеләр.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев