САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Сарман гимназиясе» базасында мәгариф учреждениеләренең хокук бозуларны профилактикалау отрядлары арасында республика конкурсының муниципаль этабы узды

2019 елның 15 апрелендә «Сарман гимназиясе» базасында мәгариф учреждениеләренең хокук бозуларны профилактикалау отрядлары арасында республика конкурсының муниципаль этабы узды.

Районның һәр мәктәбендә хокук бозуларны профилактикалау отрядлары булдырылган. Конкурсның максаты булып балигъ булмаганнар арасында хокук саклау хәрәкәтен популярлаштыру һәм үстерү, хокукый тәрбия һәм үзаң нигезләрен ныгыту тора. Аларның составына активистлар, җәмәгать эшләрендә актив булучылар, яхшы өлгерешле укучылар керә. Алар мәктәптә тәртипне күзәтәләр, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйлар. Үз белем бирү учреждениеләрендә тәртипне контрольдә тотудан тыш, профилактика отрядлары вазифаларына иҗтимагый чаралар да керә, балалар полиция, ЮХИДИ һәм башка хезмәтләр белән тыгыз хезмәттәшлек итәләр. Конкурста барлыгы 7 урта гомуми белем бирү мәктәбе катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча Сарман гимназиясе муниципаль этапта җиңүче булды. Призерлар: “Петровка Завод урта мәктәбе” һәм «Сарман урта мәктәбе» командалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев