Сарман гимназиясендә гадәти булмаган җыелыш үткәрелде
.
Бирегә бүген 3 Б сыйныфы укучыларының ата-аналарын, әби-бабайларын балаларның укулары турында сөйләргә түгел, ә бәйрәм рәвешендә оештырылган тамашага чакырдылар. Ул гаилә кыйммәтләренә – ата-анага карата хөрмәт, балаларга карата кайгырту, кешелеклелек сыйфатларын үстерүгә багышланган иде. Шушында ук бүгенге көндә бик тә актуаль булган тынычлык темасы да урын алды.
Бәйрәм сәхнәләштерелгән тамаша рәвендә оештырылды. Балалар шигырьләр сөйләделәр, яраткан җырларын һәм биюләрен искә төшерделәр. Ата-аналар сыйныф җитәкчесе Гөлнара Һадиуллинага матур бәйрәм өчен рәхмәт белдердек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев