САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарман егетләре армиягә китә

Россия Президенты Владимир Путин Россия Федерациясе гражданнарын армия сафларына чакыру һәм хәрби хезмәттән азат итү турындагы Указга кул куйды.

Шул ук вакытта Россия оборона министры Сергей Шойгу да яшьләрне армия хезмәтенә чакыру турындагы боерыкны имзалады. 
Көзге чакырылыш 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк һәм “Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында”гы федераль закон нигезендә Россиядә 132500 егет, ә республикада 3,5 егет кеше армия сафларына алыначак. Районда исә көзге чакырылыш чорында армиягә 50 егет китәчәк. 
1 октябрьдә район хәрби комиссариатында чакырылыш комиссиясенең беренче утырышы үткәрелде һәм бу көнне армиягә чакырылучы 28 егет комиссия үтте, 2 егеткә уку сәбәпле отсрочка, ягъни аларга армиягә барудан кичектерелеп тору хокукы бирелде. Ә көзге чакырылыш чорында бу хокук барлыгы сиксәнләп егеткә биреләчәк. 
Татарстан Республикасы буенча Мөслим һәм Сарман районнары буенча хәрби комиссар Дашгын Гасановның хәбәр итүенчә, районыбыз егетләре нигездә район шефлык итә торган Мәскәү өлкәсе Сергиев Посад шәһәрендә, Хабаровск, Чита, Оренбург, Самара, Саратов, Екатеринбург өлкәләрендә хезмәт итәчәкләр. 
Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, һәр 16 яше тулган яшүсмер хәрби комиссариатка учетка басарга тиеш. Ә менә армиягә барудан кичектерелеп тору хокукы бер генә тапкыр бирелә. “Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында”гы законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, запаста булмаган, югары һәм урта һөнәри белемгә ия егетләр чакыру буенча армия хезмәте үтмичә дә контракт буенча хәрби хезмәт үтә алалар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X