САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарман балалары “Кванториум”да булдылар

Бүген – 9 октябрь көнне Эшче һөнәрләр елы һәм район мәшгульлек үзәгенең “Минем һөнәр – минем киләчәк” проектын тормышка ашыру кысаларында район үзәге мәктәпләренең 30 укучысы Әлмәт шәһәренә экскурсиягә барды.

Алар “Кадрлар әзерләү үзәге-Татнефть” өстәмә һөнәри белем бирү үзәгендә, аның китапханәсендә, музеенда, лабораторияләр һәм мастерскойларында булдылар, эшче һөнәрләр, аларның нинди эш башкарулары белән таныштылар, биредә кулланылучы алдынгы технологияләр һәм җиһазларны карадылар. Соңыннан балалар “Кванториум” балалар технопаркында булдылар. Бүлмәләрдә булып, түгәрәкләр, технопарк эшчәнлеге, балаларның биредә нинди һөнәрләргә өйрәнүләре белән таныштылар.
Зөлфия Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев