САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарман аграр көллиятендә студентлар белән танышу кичәсе үтте

Сарман аграр көллияте Татарстанда популяр уку йортлардан санала.

Аңа үзебезнең район мәктәпләреннән генә түгел, башка районнардан, хәтта чит регионнардан да укучылар килә. 2022 нче ел да кагыйдәдән искәрмә булмады.
Быел беренче курс студентлары өч төркемгә бүленгәннәр. Кичә көллияттә алар белән танышу кичәсе оештырылды. Студентларны яңа уку елы белән көллият директорының теоретик укыту буенча урынбасары Гүзәл Шәйхразиева котлады, аларга уңышлар, кураторларына – түземлек теләде. Кураторлар Илшат Гәрәев, Лилия Миңнәхмәтова, Галина Вәлишина да бу сүзләрне хупладылар.
Шуннан соң ярышлар башланып китте. Егетләр һәм кызлар кызыклы скетчлар, концерт номерлары әзерләгәннәр иде. Алар өчен кичәдә спорт ярышлары, викториналар, башка төрле уеннар да оештырылды. Нәтиҗәдә җиңүче булып 22 нче төркем танылды. Икенче урынны 21 нче төркем алды, 24 нче төркем өченче булды. Һичшиксез, әлеге кичә студентларны тагын да ныграк берләштерер!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев