САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Сандугач” балалар бакчасында “Бала – төп пассажир” дип исемләнгән акция уздырылды

“Игътибар, балалар!” айлыгы кысаларында Сарманның “Сандугач” балалар бакчасында “Бала – төп пассажир” дип исемләнгән акция уздырылды

Аның максаты – кечкенә пассажирлар катнашындагы юл травматизмы проблемаларын хәл итү, балаларның тормышын һәм сәламәтлекләрен саклау. “Сандугач”та тәрбияләнүчеләр әти-әниләренә үзләрен бары тик автокреслоларда һәм куркынычсызлык каешларын эләктереп кенә йөртү кирәклеге турында искәрттеләр, мәгълүмат буклетлары тараттылар.
Акция кысаларында “Минем балам – төп пассажир” дип исемләнгән фотолар конкурсына нәтиҗә дә ясалды. Аңа килгән барлык фотолардан стенд ясалган иде. Балаларны һәм әти-әниләрне ЮХИДИ идарәсенең район бүлекчәсе инспекторы Айдар Хөснетдинов һәм “Юл хәрәкәте иминлеге “ учреждениесенең Сарман районындагы бүлекчәсе начальнигы Алсу Ситдыйкова, балаларны һәм әти-әниләрне сәламләп, аларның юлларда имин йөрүләрен теләделәр. Конкурста катнашкан һәркемгә “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесенең истәлек бүләкләре тапшырылды. Акция флешмоб белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев