САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Салым аермасы – минем файдага”, - ди үзмәшгуль Наилә Шәрифуллина

2019 ел башыннан тәҗрибә рәвешендә илнең дүрт регионында, шул исәптән Татарстанда, һөнәри керемгә махсус салым режимы кертелде.

Аның төп максаты булып физик затларга, салым органында үзмәшгуль булып теркәлеп, закон кысаларында эш алып бару мөмкинлеге тудыру тора. Үзмәшгуль булып теркәлгән кеше айлык кеременнән 4 процент кына салым түли, юридик затлар түли торганы 6 процент тәшкил итә. Бу төр салым буенча салым декларациясе тутыру да кирәкми. Әлеге салым режимыннан мәҗбүри маркировкаланырга тиешле һәм акцизлы товарлар сатучылар, казылмалы байлыклар чыгару һәм сату белән шөгыльләнүчеләр, шулай ук еллык кереме 2,4 миллион сумнан артык булганнар файдалана алмыйлар.
Үзмәшгуль булып теркәлү өчен унбиш минут вакыт җитә. Моның өчен www.tvoedelo.pro сайтына керергә генә кирәк. Салым инспекциясендә теркәлү һәм салымнарны түләү шулай ук онлайн режимда башкарыла: барлык исәп-хисапларны “Мой налог” (“Минем салым”) мобиль кушымтасы аша башкарырга мөмкин.
Бүгенге көнгә республикада үзмәшгуль булып 32 мең тирәсе кеше теркәлгән. Районда андыйлар – 463 кеше. Сарманда яшәүче Наилә Шәрифуллина үзмәшгуль булып апрель аенда теркәлгән. Ул документлар рәсмиләштерергә ярдәм итә.
– Аңа кадәр шәхси эшмәкәрдә эшли һәм керемнән 13 процент салым түли идем, - ди ул. – Шул ук хезмәтне хәзер үзмәшгуль буларак башкарам, салым күләме 4 процент кына тәшкил итә. Ни дисәң дә, аермасы минем файдага.
кыт
 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X