САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Шәйхелмәрдән абыйның икенче китабы дөнья күрде

Бүген Сарманда районыбызның Яңа Әхмәт авылында яшәп иҗат итүче каләм иясе Шәйхелмәрдән абыйның икенче китабын – “Кызылтүш – бәхет кошым” дигән шигырьләр җыентыгын тәкъдир итү кичәсе үткәрелде. Аның бүген шулай ук – туган көне дә.

Шәйхелмәрдән абыйны китабы чыгу һәм гомер бәйрәме уңаеннан район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова тәбрикләде, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Авторны шулай ук район оешмалары җитәкчеләре – үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Лилия Афзалетдинова, район ветераннар советы рәисе Асыляр Харисов, Россия Пенсионерлар берлегенең район бүлекчәсе җитәкчесе Нурсинә Хәйруллина, “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, “Җәлил чаткылары” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары, районыбызның каләм ияләре, шигырь сөючеләр һәм башкалар тәбрикләделәр, матур теләкләрен җиткерделәр.
Кичәдә аны оештыручы һәм үткәрүче район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре тамашачыларны Шәйхелмәрдән абыйның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар, шигырьләрен сөйләделәр, аның сүзләренә җырлар яңгыраттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев