САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сабантуй бүләкләргә мул булды

Татарстан Республикасы Рәисе Указы нигезендә, район Советы аппараты җитәкчесе Исмәгыйлова Юлия Равил кызына Сабан туенда “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен” медале тапшырылды.

Чукмарлы авыл җирлеге башлыгы Һадиуллин Илшат Хәмбәл улы – ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатына, спорт мәктәбе тренеры Гатауллин Айдар Әхнәф улы – Спорт министрлыгының Почет грамотасына, Шакирова Илсөяр Габделәхәт кызы – Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатына, “Нөркәй” агрофирмасы операторы Имамова Мөнибә Мөхтәр кызы – Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булдылар 
“Сарман” агрофирмасы тракторчы-машинисты Ринат Сәгъдәтов, “Нөркәй” агрофирмасы терлекчелек бүлекчәсе җитәкчесе Айдар Хуҗин, “Сарман” агрофирмасы баш зоотехнигы Рамил Шакиров, райн авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге консультанты Сания Мәүләвиева, “Нөркәй” агрофирмасының ясалма орлыкландыру операторы Эльмира Хөсәенова, “Җәлил” агрофирмасы машина йөртүчесе Ринат Фазуллин, “Җәлил” агрофирмасының Минзәләбаш бүлекчәсе әйдәп баручы агрономы Илгизәр Маликов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. 
Сабантуйда шулай ук авыл хуҗалыгы һәм район оешмаларының иң алдынгы хезмәткәрләре дә хөрмәтләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев