“Рухи азыклы да, токмачлы да булдык”
2023 елның 1 яртыеллыгы өчен “Сарман” һәм “Новый Сарман” газеталарына язылучылар арасында һәр ун көн саен төрледән-төрле бүләкләр уйнатуыбыз хакында язып, алдан хәбәр итеп торабыз.
Чираттагы – “Токмачлы атна”да җиңүче дип танылган абунәчеләребез Гөлзада һәм Гыйздетдин Минһаҗетдиновлар Сарманда яшиләр. Икесе дә абруйлы райондашларыбыз берсе гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган хөрмәтле укытучы булса, гаилә башлыгының хезмәт еллары дүрт тәгәрмәч өстендә җаваплы хезмәтләрдә үтә.
- Район газетасын “Ленинчы” вакытлардан ук алдырабыз һәм бик яратып укыйбыз. Нәрсә язсалар, шул кызыклы. Газета укымаган, аңа язылмаган кешеләргә гаҗәпләнәм. Акка кара белән язылган бит – барысы да бар, югыйсә. Шулай да авыл хуҗалыгы темасына күбрәк язсагыз иде. Алдынгы сыер савучылар хакында, мәсәлән, сирәгрәк языла, - диде бүләк токмачны алырга редакциягә килгән Гыйздетдин абый.
Минһаҗетдиновлар газетаны үзәк базар территориясендә урнашкан “Фотоэксклюзив” фотосалоныннан килеп алалар. “Уңайлы да, очсыз да, хәрәкәтләнергә дә бер сәбәп”, - диде тугры абунәчебез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев