САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рөстәм Нәбиевнең хатыны: “Безнең бергә булачагыбызга ышанмадылар” +ВИДЕО

Рөстәм Нәбиевнең хатыны Индира инстаграм битенә ире белән биегән видеоязманы куйган.

“Безнең чикләүләрсез бию.

Әйе,әйе, нәкъ тә чикләүләрсез.

Безнең бергә булачагыбызга ышанмаучы кешеләр булды.  “Аңа  авыр булачак”, “ Ул аны тиздән ташлап китәчәк”, “Сиңа гомер буена авыр йөк булачак ул”, “Мескен”, дип күп әйттеләр. Хәзер дә мине жәлләүчеләр бар. Ни өчен? Аңламыйм. Бер карасаң безнең тарихны да, безнең гади кешеләр кебек яшәвебезне дә беләләр. Алай ук мескен дә күренмибез кебек.  Әмма, баребер “мескен” дип жәлләүләрен дәвам итәләр.Тик ни генә булмасын  без ирем белән, киресен күрсәтербез. Бернинди чикләүләрсез, шушы матур дөньяда могҗиза  тудыра  алырлык мәхәббәт барлыгын дәлилләрбез. Без үзебезгә, үзебез чикләр куябыз. Һәм ул безнең башыбызда гына. Ходай кушса, Рөстәм белән безнең бергә картайганны да күрерсез”, дип язган Индира видеоязма астына.

 

 

 

 

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев