Россиядә яшәү минимумы билгеләнде

Әлеге карарны РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы чыгарды.

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2019 елның икенче кварталы өчен яшәү минимумын җан башына 11 185 сум күләмендә билгеләде. Шул хактагы мәгълүмат норматив-хокукый актлар порталында дөнья күргән. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«РФ Икътисади үсеш һәм Финанс министрлыклары белән килештереп, Россия Федерациясе буенча 2019 елның икенче кварталы өчен яшәү минимумын җан башына - 11 мең 185, хезмәткә сәләтле яшьтәгеләр өчен – 12 мең 130, пенсионерлар өчен – 9 мең 236, балалар өчен 11 мең 4 сум күләмендә билгеләргә», - диелә РФ хезмәт һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Алексей Вовченко тарафыннан имзаланган боерыкта.

Фото: pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде