САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиядә февраль аеннан ветераннарга һәм инвалидларга пособиеләр артачак

Узган ел индексация коэффициенты 1,025 тәшкил иткән, быел - 1,043.

Россиядә 1 февральдән пособиеләр, түләүләр һәм компенсацияләр индексацияләнәчәк. Индексациянең билгеләнгән коэффициенты - 1,043. Әлеге карарны РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалады. Документ Хөкүмәтнең рәсми сайтында бастырылган.

Индексация инвалид, ветераннар һәм балалары булган гражданнарга бирелә торган пособиеләргә, түләү һәм компенсацияләргә кагыла. Ул шулай ук производствода һөнәри авырулардан һәм бәхетсезлек очракларыннан мәҗбүри социаль иминләштерү вакытында түләнә торган акчаларга да кагылачак.

 

Узган ел индексация коэффициенты 1,025 тәшкил иткән.

Фото: https://pixabay.com | Paolinio

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев