САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиядә бензин бәясе ничә сумга кыйммәтләнгән?

7-11 октябрьдә Россиядә Аи-92 һәм Аи-95 маркалы бензинның уртача ваклап сату бәясе 1 тиенгә артып, 1 литр өчен 42,56 һәм 45,79 сум тәшкил иткән. Дизель ягулыгының бәясе 3 тиенгә кыйммәтләнеп, 1 литр өчен 46,68 сумга җиткән. Бу хакта ТАСС агентлыгы Thomson Reuters Kortes мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.

Аи-92 маркалы бензинның биржадагы уртача бәясе 1 тонна өчен 45 мең 764 сум тәшкил иткән, бу моннан бер атна элеккеге бәядән 76 сумга кимрәк. Аи-92 маркалы бензинның уртача күпләп сату бәясе 91 сумга артып, 1 тонна өчен 46 мең 203 сумга җиткән.

Аи-95 маркалы бензинның биржадагы уртача бәясе 1 тонна өчен 48 мең 629 сум тәшкил иткән, бу моннан бер атна элеккеге бәядән 777 сумга артыграк. Уртача күпләп сату бәясе 417 сумга артып, 1 тонна өчен 48 мең 600 сумга җиткән.

 

Реклама

Россия аэропортларында 1 тонна авиация керосинының бәясе хисап чорында 25 сумга артып, 59 мең 403 сум тәшкил иткән.

Фото: pixabay.com

Чыганак: vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X