Россиядә балаларны тәрбияләгән өчен пособие күләмен арттыру планлаштырыла

Бүгенге көндә декретта утыручы хатын-кызлар балалары 1,5 яшькә җиткәч 50 сум күләмендә айлык компенсация ала.

2020 елдан 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге балаларны тәрбияләгән өчен пособие күләмен арттыру күздә тотыла. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Дәүләт Думасында Хөкүмәтнең эшчәнлеге турындагы еллык хисап вакытында шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Без әлеге пособиенең күләмен сизелерлек арттыруга бәйле мәсьәлә хакында фикер алышуны дөрес дип саныйбыз», - диде ул. Медведев сүзләренчә, пособиене чыннан да мохтаҗ кешеләр алырга тиеш. Ул гаилә бюджетына саллы гына өстәмә булачак. «Якын көннәрдә әлеге уңайдан тәкъдимнәр әзерләнәчәк, мин бу хакта Президент белән сөйләштем инде», - дип өстәде Премьер-министр.

Бүгенге көндә декретта утыручы хатын-кызлар балалары 1,5 яшькә җиткәч, 50 сум күләмендә айлык компенсация ала.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/18/184771/

фото:pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 4 февраль 2021 - 13:50
    Фирдүс Тямаевтан - «Татарлар» җыры
  • 21 гыйнвар 2021 - 16:19
    Сарман районыннан Илгиз Мусин “Джентельмены удачи” кинофильмында уйный
  • 2021 елга нинди максатлар куйдыгыз? .
    7 кеше тавыш бирде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте
  • Сарманда креатив чаналар фестивале үтте
  • Реконструкциядән соң Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге бинасы ачылды
  • Районда Уңыш бәйрәме узды.
  • Сарманлылар Яңа Бүләккә бардылар
  • Районга Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина килде
  • 3 март 2021 - 10:17
    Сарман ягы язучыларга бай
    Һәр елның 3 мартында Бөтендөнья язучылар көне билгеләп үтелә. Аның тулы атамасы – Язучы өчен Бөтендөнья тынычлык көне.
    142
    0
    0