САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиядә балалар пособиеләрен алуның яңа кагыйдәләре үз көченә керде

Элек пособиеләрне бары теркәлгән яшәү урыны буенча гына түлиләр иде, ә хәзер аларны алу өчен вакытлыча теркәлү дә кирәк булмаячак.

Россиядә балалар пособиеләрен алуның яңа кагыйдәләре үз көченә керде. Бу хакта “Российская газета” 1 май көнне Россия Президенты Владимир Путин имзалаган документка сылтама белән хәбәр итә.

Хәзер беренче һәм икенче балага пособиене рәсмиләштерү өчен гаризаны әти-әниләренең кайда теркәлүе буенча гына түгел, ә теләсә кайсы шәһәрдә бирергә мөмкин.

 

Элегрәк пособиеләр бары теркәлгән яшәү урыны буенча гына түләнә иде, ә бүгенге көннән аларны алу өчен вакытлыча теркәлү дә кирәк булмаячак, дип билгеләп үтелә.

Пособие бала 2018 елның 1 гыйнварыннан башлап туса яки уллыкка алынса һәм Россия гражданы булса түләнә. Шулай ук гаиләнең җан башына уртача керем күләме эшкә яраклы халыкның яшәү минимумыннан бер ярым тапкырга артмаска тиеш.

 

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев