Россиядә аш тозына яңа стандартлар кабул ителгән

"Поваренная" дигән тоз 3-5 айдан кибетләрдән югалачак.

Киләсе елдан Россиядә "аш тозы" - "поваренная соль" сатылмаячак. Яңа ГОСТ буенча бу атаманы куллану каралмаган. Бу турыда "Руспродсоюзга" сылтама белән "Известия" хәбәр итте.

"Руспродсоюз" Россиядәге тоз җитештерүче эре компанияләрне берләштерә.

Тозга яңа ГОСТ 1 сентябрьдә үз көченә керде.

"Яңа ГОСТ буенча, бик үк конкрет булмаган, төрле тозлар өчен кулланыла торган "аш тозы" - "поваренная" сүзе урынына, дөньядагы барлык илләрдәге кебек үк, Россиядә дә „Соль пищевая“ дип язылачак", - диде "Руспродсоюз" башлыгы Дмитрий Востриков.

 

"Поваренная" төшенчәсе атаманың мәгънәсен дөрес бирми, дигән Востриков. Яңа төрле тышлыкта "морская", "молотая" яки "экстра" сүзләре язылачак. Бу сүзләр продуктның сыйфатын һәм аны җитештерү ысулын күрсәтә.

Тозга калий йодиды урынына калий йодаты кушачаклар. Бу исә товарның саклану вакытын озынайтырга мөмкинлек бирәчәк.

"Поваренная" дигән тоз 3-5 айдан кибетләрдән югалачак.

 

Фото:https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • 9 июль 2021 - 11:25
    Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша