САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиядә 2024 елга кадәр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкны көчәйтәчәкләр

2018 елда Россиядә 300 меңнән артык машина йөртүче транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән өчен җаваплылыкка тартылган.

Россиядә 2024 елга кадәр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен машина йөртүчеләргә карата җаваплылыкны көчәйтәчәкләр. Бүген РФ Югары суды Рәисе Вячеслав Лебедев видеоконференция элемтәсе режимында узучы РФ гомуми юрисдикция һәм арбитраж судлары рәисләре гомумроссия семинар-киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«2018 елда Россиядә 300 меңнән артык машина йөртүче транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән өчен җаваплылыкка тартылды. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен машина йөртүчеләргә карата җаваплылыкны көчәйтү 2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешендәге илкүләм максат һәм стратегик бурыч буларак билгеләнде», - диде Вячеслав Лебедев.

 

Фото: архив/Александр Эшкинин

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев