Россия Хезмәт министрлыгы: 2019 елда хезмәт хаклары 6,1 процентка артачак

Министр урынбасары сүзләренчә, Путинның 2012 елгы май указына кермәгән хезмәткәрләрнең хезмәт хакы киләсе елның 1 октябреннән индексацияләнә.

2019 елда хезмәт хакы 6,1 процентка артачак. Россия хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Любовь Ельцова шул хакта әйткән. Бу турыда ТАСС агентлыгы хәбәр итте.

«Киләсе елда хезмәт хакы 6,1 процентка артачак, 2019 елда номиналь хезмәт хакы үсеше планлаштырыла, 2020 елда - 5,4% һәм 2021 елда – 6,6%», — диде Ельцова.

 

Аның сүзләренчә, Путинның 2012 елгы май указына кермәгән хезмәткәрләрнең хезмәт хаклары киләсе елның 1 октябреннән индексацияләнә. 2020 елда индексация 3,8%, ә 2021 елда 4% тәшкил итәчәк.

Фото: https://pixabay.com | mohamed_hassan

https://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде