САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ришат һәм Лилия Тимергалиевлар улларына берсе дә көтмәгән исем сайлаганнар

Лилия Тимерлагиеваның улы туды дигән яңалык социаль челтәрләрдә яшен тизлеге белән таралды. Күпләр Ришат белән Лилияне котлап кына калмады, шатлыктан аларның улларына исем дә сайлый башладылар.

Дөресен әйткәндә, бу хәлдә "Матбугат.ру" да бераз "кыздырып" алды. Инстаграмда укучыларыбызны "котыртып", "әйдәгез Лилия белән Ришатның улларына исем табарга булышыйк" дигән пост элгән идек. "Үзләре таба алмый мени?" диючеләр дә булды. Әлеге пост 3 меңнән артык лайк, 1400гә якын комментарий җыйды. Комментарийларда, әлбәттә, исем тәкъдим итәләр. Нинди генә матур исем юк икән татарда, дип уйлап куйдык. Лидер исем - Рамазан. Бик күпләр бәбигә шундый исем кушарлар, дип өметләнде, чөнки сабый Тимергалиевлар гаиләсен шатландырып нәкъ Рамазан аенда туды бит. Тик Лилия белән Ришат нарасыйларына башка исем сайлаган - Салават. Хуш, бу исем дә бик күркәм. Тик аны комментарийларда берәү дә тәкъдим итмәде бугай. Тәкъдим итсәләр дә, бик сирәк булгандыр. Хәер, эш исемдә мени! Иң мөһиме сәламәт һәм бәхетле бала булып үссен!     

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Лилия һәм Ришатның улларына бер матур исем табыйк әле. Тәкъдим итегез)

Публикация от ❤ Матбугат [ нас 92 000 ] ❤ (@matbugat)

https://matbugat.ru/news/?id=29279

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев