САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Республика яслеләрендә 3 мең урын булдырылды

Бу эш милли проект кысаларында тормышка ашырылды.

  • Россия Президенты Владимир Путин яслеләрдә яңа урыннар булдыруны тизләтүне сорады.
    “Демография” милли проекты кысаларында республика яслеләрендә 2018-2019 елларда өстәмә 3,1 мең урын булдырылды. Бу елларда 30 балалар бакчасы төзелде, аларда 6,1 урын булдырылды, аларның 3,1 меңе – ясле урыннары. Ә 2020 ел ахырына тагын 22 бакча төзү планлаштырылган. Аларда ясле төркемнәре дә булачак. Бүгенге көндә 2021 елга объектлар санын ачыклау бара. Карар гражданнарның ихтыяҗыннан чыгып кабул ителәчәк. Шунысы да билгеле – республика Президенты Рөстәм Миңнеханов “Демография” милли проектының тормышка ашырылуын аерым контрольдә тота.
    Россия Президенты ил парламентына карата Юллама белән чыкты. Ул төбәк җитәкчеләреннән яслеләрдә яңа урыннар булдыруны тизләтүне сорады.
    - Без төбәкләргә, 2021 ел ахырына яслеләрдә 225 мең яңа урыннар булдыру өчен, федераль бюджеттан акчалар бүлдек. Әмма 2018-2019 елларда 90 мең урынына 78 мең урын булдырылды. Аларның 37,5 меңе нәниләргә тапшырырлык. Калганнарына моңа кадәр лицензия алынмаган. Димәк, яслеләр балаларны кабул итәргә әзер түгел, - диде ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев