САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Республика башлыгы 6 яшьлек алабугалының хыялын чынга ашырды

Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов Алабуга шәһәрендә яшәүче 6 яшьлек малайның янгын частендә булу хыялын чынга ашырды.

  • 26 декабрьдә республика башлыгы “Теләкләр елкасы”на кушылган иде. Ул елкадан берьюлы өч открытка алды. 8 яшьлек Чаллы малае самолет кабинасында утырып карарга теләгән, 7 яшьлек норлатлыга планшет кирәк булган, ә Алабугадан 6 яшьлек Данис янгын частендә булырга хыялланган. Бүген исә Алабуга шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Данисны, аның әнисен һәм 4 яшьлек энесе Әмирне үз янына кунакка чакырды. Чәй эчкәннән соң, аларга хакимиятне күрсәттеләр, Татарстан Президентыннан тәмле бүләкләр һәм спорт “швед стена”сын алу өчен сертификат тапшырдылар, соңыннан бергәләп 75 нче санлы янгын-коткару частенә юнәлделәр. Экскурсия хезмәткәрләр шалтыратуларны кабул итә һәм алар буенча чара күрү турында күрсәтмә бирә торган диспетчер бүлмәсеннән башланды. Кунакларга янгын-коткару техникасын, янгынчыларның эш кирәк-яракларын күрсәттеләр, дежур караул турында сөйләделәр. Данис янгын автоцистернасын йөртүче урынына утырып, рульне боргалап карады, кычкырып сөйләү җайланмасы аша әнисен Яңа ел белән котлады. Аңа бигрәк тә автобаскычлар ошады. Янгын сүндерүчеләр хәтта аның берсен сүтеп тә күрсәттеләр.
    Соңыннан территориядә махсус поддонда янучан сыеклык янып китте. Янгын сүндерүчеләр санаулы секундлар эчендә янгынны сүндерделәр. Очрашу ахырында алар кунакларга автобаскычның кечерәйтелгән күчермәсен, ә Даниска чын алтын янгын каскасын бүләк иттеләр. Моннан тыш, Данис яши торган фатирда янгын турында хәбәр иткеч автоном җайланма урнаштырырга вәгъдә иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев