Районыбыздагы прокуратура хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр
12 гыйнвар – РФ Прокуратура хезмәткәрләре көне уңаеннан, Сарман районы прокуроры Татьяна Федоровскаяны әңгәмәгә чакырдык.
– Татьяна Анатольевна,Сез районда күптән түгел генә эшли башладыгыз. Биредәге мохиткә кереп китүе авыр булмадымы? Беренче кичерешләрегез белән уртаклашсагыз иде.
– Әйе, мин бу вазифага 2019 елның сентябрь аенда билгеләндем. Район җитәкчелеге дә, прокуратура коллективы да мине бик яхшы кабул иттеләр, шуңадырмы, яңа җиргә яраклашу миңа авыр булмады. Район кечкенә түгел, аның үз гореф-гадәтләре бар, әлегә миндә уңай тәэсирләр генә калды.
– Законлылыкны саклау юнәлешендә районда узган ел ниләр башкарылды?
– Бу уңайдан җинаятьчелек белән көрәш буенча алып барыла торган координацион эш көчәйтелде. Наркоманиягә каршы профилактик чаралар күрү буенча эшче төркем утырышлары уздырылды, яшьләр һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү, эшмәкәрләрнең хокукларын яклау, “соры” хезмәт базарына каршы тору, хезмәт хакларын түләү, салымнар һәм җыемнар буенча әҗәтләрне киметү, экстремизм һәм террорчылыкка каршы көрәш юнәлешендә шактый эшләр эшләнде.
– Прокуратура тарафыннан кайсы өлкәдә күбрәк хокук бозулар ачыкланды?
– Узган ел дәвамында прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан 107 законны бозу очрагы ачыкланды. Гамәлдә булган законнарга туры килмәгән норматив хокук актларга карата 24 протест белдерелде, ике күрсәтмә чыгарылды, 7 вазифаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылдылар. Административ хокук бозу хакында эш кузгату буенча 1 карар чыгарылды, бер материал буенча җинаять эше кузгатылды. Гомумән алганда, узган ел прокурор күзәтүе юнәлешләре буенча 1393 закон бозу очрагы ачыкланды. 2018 елда бу сан 721 булган. Ришвәтчелеккә каршы тору законнарының үтәлеше дә даими рәвештә район прокуратурасы контролендә тора. Узган елда сәламәтлек саклау өлкәсендә 96 закон бозу очрагы ачыкланды. Хәрби бурыч үтәү белән бәйле – 50, гражданнарның хезмәт хокуклары белән – 4, гражданнар мөрәҗәгатенә кагылышлы 10 хокук бозу очрагы булды. Мәгариф һәм мәдәният өлкәсенә караган объектларда янгын һәм террорчылыкка каршы тору таләпләренең үтәлмәү 91 очрагы ачыкланды. Нәтиҗәдә 171 вазифаи зат – дисциплинар җаваплылыкка, 33е административ җаваплылыкка тартылдылар. 2018 ел белән чагыштырганда, дәүләт һәм муниципаль сатып алу өлкәсендә ачыкланган хокук бозулар – өч, табигатьне саклау өлкәсендә ике тапкырга арткан. Суд приставлары эшчәнлегендә, наркоманиягә каршы көрәш өлкәсендә дә закон бозуның артуы күзәтелә.
– Прокуратура эшчәнлегенең кайсы юнәлешен Сез өстенлекле дип атар идегез?
– Иң беренче чиратта, ришвәтчелеккә каршы тору, яшьләр һәм балигъ булмаганнарга кагылышлы законнарның үтәлешенә әһәмият бирелә. Шулай ук гражданнарның хезмәт һәм социаль хокукларын, эшмәкәрләрнең хокукларын яклау, наркомания һәм экстремизмга каршы профилактик чаралар күрү өлкәсендә булган законнар да катгый үтәлергә тиешләр.
– Районда җинаятьчелек үсү хакында ниләр әйтә аласыз?
– Кызганычка каршы, узган 2019 елда район территориясендә җинаятьчелекнең үсүе күзәтелде. 2018 елда 227 җинаять теркәлгән булса, узган ел 343 җинаять эшләнгән. Бу Җәлил поселогында халык резонансы тудырган 100 җинаятьнең ачыклануы белән бәйле.
– Яшүсмерләр арасында җинаятьчелекне кисәтү буенча прокуратура тарафыннан ниләр башкарыла соң?
– Узган ел бер җинаять балигъ булмаган яшүсмер тарафыннан эшләнгән. Шул ук вакытта яшьләр катнашында 22 хокук бозу очрагы теркәлгән. Нигездә, бу – вак хулиганлык, урлашу, спиртлы эчемлекләр куллану, җәмәгать урыннарында тәмәке тарту, юл йөрү кагыйдәләрен бозу. Балигъ булмаган балаларның әти-әниләренә карата 138 беркетмә төзелде. Алар күбрәк ата-ана вазифаларын тиешле дәрәҗәдә үтәмәү, алимент түләмәү, кичке вакытта балаларының күзәтүчесез йөрүләре аркасында тутырылганнар. Андый ата-аналар балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышларына чакырылалар, аларга карата профилактик чаралар күрелә.
– Прокуратурага булган мөрәҗәгатьләрдән чыгып, район халкын күбрәк нинди проблемалар борчуы хакында әйтер идегез?
– Узган ел гражданнардан һәм оешмалардан булган мөрәҗәгатьләр саны артуы күзәтелде. 2018 елда 153 мөрәҗәгать керсә, узганында бу сан 204кә җитте. Без моны район халкының прокуратура органнарына булган ышанычы белән бәйлибез. Шулай ук прокурор тикшерүләренең даими рәвештә матбугат чараларында яктыртылып барылуы да әһәмиятле роль уйный. Хезмәт хокукларын яклау буенча 14 мөрәҗәгать булса, торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсенә кагылышлы 8 сорау кергән. ЮХИДИ хезмәткәрләре белән бәйле – 9, полиция хезмәткәрләре хәрәкәтләренә карата – 13, суд приставларына кагылышлы 47 мөрәҗәгать булган.
– Татьяна Анатольевна, Сезнең хезмәт эшчәнлегеннән бераз читкә китеп, берничә шәхси сорау бирергә дә рөхсәт итегез. Әйтегез әле, Сезнең гаиләдә прокуратура өлкәсендә эшләүче Сез беренче кешеме, әллә инде сүз хезмәт династиясе турында барамы?
– Безнең гаиләдә моңа кадәр юристлар булмады. Мин бу өлкәдә беренче юл яручы һәм прокуратура органнарында эшләүче булып чыгам инде.
– Һөнәр сайлауга нәрсә этәргеч булды?
– Монда берничә факторны атар идем. Иң элек, юридик факультетта уку теләгем. Икенчедән, кешеләргә ярдәм итү, гаиләдә көч куллануга, ришвәтчелеккә каршы тору. Прокуратура органнарында хезмәт итүем минем барлык эшлекле сыйфатларымны ачарга, куйган максатыма ирешергә ярдәм итә.
– Сезнеңчә, прокуратура органнарында эшләр өчен, кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
– Минемчә, кеше гадел, дисциплиналы, хезмәтенә җаваплы карашлы, каты характерлы, намуслы, әдәпле, принципиаль, психологик яктан басынкы, сабыр, югары һөнәри әзерлекле, башкаларга карата игътибарлы булырга тиеш.
– Сезнең тормышка карашыгыз?
– Бу уңайдан минем үземнең яшәү девизым бар: тормышта сиңа карата нинди булуларын теләсәң, башкаларга да үзең шундый бул.
– Буш вакытларда ни белән шөгыльләнергә яратасыз?
– Минем хобби – төрле әдәбият уку, кул эшләре тоту.
– Спортка ничек карыйсыз?
– Спортка, сәламәт яшәү рәвешенә бик уңай карыйм. Шәхсән тренажер залына йөрим. Берничә ел прокуратура хезмәткәрләре арасында уздырылган спартакиадада катнашып киләм.
– Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан, хезмәттәшләрегезгә җиткерер теләкләрегез дә бардыр.
– Иң беренче чиратта, үземнең коллективымны һөнәри бәйрәмебез белән ихластан тәбрик итәм һәм фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәтемне белдерәм. Гаилә иминлеге, ныклы сәламәтлек һәм уңышлар телим. Безнең хезмәт – зур җаваплылык сорый торган, гади булмаган хезмәт. Алга таба да без прокуратура органнары алдына куелган бурычларны намус белән үтәрбез, дәүләт, республика һәм район халкының мәнфәгатьләрен яклауда тырыш хезмәт куярбыз, дип ышанам.
– Татьяна Анатольевна, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт Сезгә. Һәрвакыт уңыш юлдаш булсын.
Әңгәмәдәш — Альбина САБИРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев