САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районыбыз өлкәннәре яшәешебзнең барлык тармакларында да активлык күрсәтәләр

Җыр-биюгә дә осталар, сәяхәтләргә дә йөриләр, төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр, спортта да сынатмыйлар.

Февраль аенда пенсионерлар арасында шахмат һәм шашка буенча IX республика темпо-турниры оештырылды. Ул өч этаптан тора. Беренчесе районнарда үтсә, икенче этабына безнең өлкәннәребез Түбән Кама шәһәрендә узган зона ярышларына бардылар. Анда безнекеләрдән тыш Түбән Кама, Зәй, Мөслим ветераннары да катнаштылар. 
- Нәтиҗәләр буенча район пенсионерлары командасы лаеклы беренче урынны алды. Иң элек түбәнкамалылар белән очколары тигез иде, кабат уйнаганнан соң, безнекеләр өстенлек күрсәттеләр, - дип, сөенечен уртаклашты район Пенсия фонды идарәсенең клиент хезмәте җитәкчесе Асыляр Харисов. 
Шәхси беренчелектә шахмат буенча Темирҗан Сабиров – беренче, Вәсилә Мортазина өченче урынга чыкканнар. Шашка уеннарында Геннадий Зыков - беренчелекне, Галия Гәрәева икенче урынны алган. Бүген, 27 февральдә, Казанда финал уеннары уза. Без районыбыз спортчыларына уңышлар, зур җиңүләр телибез. 
Альбина Сабирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев