САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районның ике оешмасына яңа җитәкчеләр билгеләнделәр

Сафин Наил Әнвәр улы Татарстан республикасы буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсенең район бүлеге начальнигы итеп билгеләнде. Ул 1981 елның 17 августында Сарман районы Әлмәт авылында туган. 1998 елда Сарман гимназиясен тәмамлаган.

Яр Чаллы политехника институтын тәмамлап, 2003 елда Сарманга “Торак-коммуналь хуҗалыгы” дәүләт унитар предприятиесенә механик булып эшкә кайта. 2004 елдан баш инженер вазифаларын башкара, 2005 елдан оешманың генераль директоры итеп билгеләнә. 2010-2019 елларда “Төзекләндерү” җәмгыятен җитәкли.
Гаиләле. Тормыш иптәше белән бер кыз һәм ул тәрбиялиләр.

131нче янгын-коткару часте начальнигы итеп Билалов Ленар Марат улы билгеләнде.
Ул 1988 елда Яңа Әхмәт авылында туган. 2008 елда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы академиясенең Екатеринбург филиалын тәмамлап, Чистай районы янгын күзәтчелеге бүлегендә инспектор булып эшли башлый. Шул ук елда 9нчы янгын частенә каравыл начальнигы итеп куела. 2014 елдан 2015 елның декабренә кадәр –Тула коткару үзәгендә, 2018 елга кадәр 9нчы янгын частендә хезмәт куя. Шул елның февралендә 131нче янгын частенә – бүлекчә командиры, декабрьдә үзәк янгын элемтәсе пунктының өлкән диспетчеры итеп билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев