САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районга “Яшьләр вакыты” автобусы килде

Автобус туры Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Яшьләр вакыты – мөмкинлекләр вакыты» концепциясе кысаларында гамәлгә ашырыла.

Акцияне оештыручылар - республиканың яшьләр берләшмәләре лидерлары, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы вәкилләре.
- Быелгы тур - узган елгы “14..30” акциясенең дәвамы. Анда катнашучылар республиканың барлык районнарында булып, җирле яшьләр, җитәкчеләр белән очрашулар уздырганнар иде. Быел бераз башка формат тәкъдим итәбез: монда яшьләр сораулар бирми, ә үз тәкъдимнәрен җиткерәләр – проектлар тыңланачак, - диде ТР Яшьләр эшләре министрлыгының территорияләр белән эшләү бүлеге начальнигы Илнур Сәгыйтов.
Иң элек яшьләрне, районыбыз кунакларын район башлыгы Фәрит Хөснуллин сәламләде. Ул район яшьләрен активрак булырга чакырды. Аннан “Безнең район – киләчәк чагылышы” проект сессиясе программасына район яшьләренең 12 проектын презентацияләү булды. Алар яшьләрнең ялы, спорт, сәнгать, мәдәният кебек темаларны яклап чыктылар. Нәтиҗәдә Диана Җаббарова тәкъдим иткән “ДеTVора” мәктәп телевидениесе” проекты экспертлар тарафыннан сайлап алынды. Әлеге проект ТР Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан тормышка ашыру өчен ярдәм алачак. Иң актив катнашучылар, оештыручылар Рәхмәт хатлары һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.
Автобус туры районның барлык 45 муниципаль берәмлеген дә йөреп чыгачак. Акцияне оештыручылар яшьләр өчен төрле квест-уеннар, Татарстанда яшьләргә ярдәм итүгә кагылышлы күп кенә мәгълүмати чыгышлар әзерләгәннәр иде.
Чара Җәлил поселогының Мәдәният сарае каршындагы мәйданчыкта узды. Соңыннан Җәлил бистәсе башлыгы Рафыйк Кәримов “Яшьләр вакыты” автобусына ясалган Татарстан картасына “Сарман һәм Җәлил яшьләре бергә көчле” дигән тамга куйды.
Бу хакта тулырак газетабызның алдагы санында укыгыз.

Альбина Сабирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев