САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районга ТР Урман хуҗалыгы министры килде

Аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин каршы алды. Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев белән берлектә алар булачак “ТАССР төзелүгә – 100 ел” паркы территориясен карадылар, нарат, чыршы агачлары утыртыфлган Татар Илеге паркында булдылар.

Аннан министр районнын урманчылык хуҗалыгы җитәкчеләре катнашында түгәрәк өстәл үткәрде. Сүз район территориясендәге урманнарның мәйданнарын арттыру, федераль программаларда катнашу, агачларны янгын куркынычыннан саклау чаралары турында барды. Министр сорауларга да җавап бирде, урманчыларның фикерләрен тыңлады.
- Егылган агачларны нишләтергә кирәклекне дә хәл итәргә, утыртылган үсентеләрне дә нәтиҗәле тәрбияләргә кирәк. Урманнарны янгын куркынычыннан саклау бурычын намуслы үтәү буенча билгеләнгән максатлар өстендә эшлик. Булган проблемаларны чишү юлларын бергәләшеп уйлашыйк, - диде Равил Әфраим улы, сәфәренә йомгак ясап.

Альбина Сабирова язмасы.

Фото:http://sarmanovo.tatarstan.ru/rus/pressa/sarmanovo_foto.htm/photoreport/6125919.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев