Районга бала хокуклары буенча вәкил килде

Бүген районга Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина килде.

Ул Сарман урта мәктәбе базасында эшләп килүче “Олимпия өметләре” балалар сәламәтләндерү лагеренең профиль сменасында булды, аның эшчәнлеге, балаларның яшәү, ял һәм туклану шартлары белән танышты. Аерым алганда, балалар яши торган бүлмәләрне, спортзалны карады, ашханәдә булды, продуктлар белән тәэмин ителеш, аларның сакланышы, меню һәм башка документлар белән танышты. Шәфкать туташы бүлмәсендә булып, балаларның иминлеге һәм сәламәтлегенә кагылышлы мәсьәләләр белән кызыксынды.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде