САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районга багышланган тагын бер тапшыру әзерләнә. Ул ни уңаеннан?

Сарман үзәк китапханәсенә “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең “Әдәби хәзинә” тапшыруын әзерләү төркеме килеп китте.

Ул якташыбыз – Россия гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, СССРның һәм Татарстанның язучылар берлекләре әгъзасы, күп кенә дәүләт премияләре иясе Дамир абый Гарифуллинга багышланган тапшыру әзерли. Шул уңайдан язучының туган авылы Яхшыбайда һәм Сарманда телевидениегә сюжетлар төшерелде. Тапшыру сентябрь аенда күрсәтеләчәк дип көтелә. Бу турыда алдан хәбәр ителәчәк. 
Фотолар үзәкләштерелгән китапханәләр системасының интернеттагы рәсми төркеменнән алынды.

Энҗимә Габдрәхимова язмасы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев