САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Райондашлар тормышы җирле үзидарә органнарында хезмәт итүчеләр белән бәйле

Россия Федерациясе Президентының 2012 елда чыккан Указы нигезендә 21 апрель - Җирле үзидарә көне дип игълан ителде.

Указда әйтелгәнчә, бу көн «җирле үзидарә институтының ролен һәм әһәмиятен арттыру, демократия һәм гражданлык җәмгыятен үстерү максатыннан» билгеләнә. Тарихи күзлектән караганда, 1785 елда бу көнне шәһәрләргә Жалованный грамоталар бирелә. Екатерина IIнең бу яңалыгы җирле үзидарә турындагы Рәсәй законының үсешенә башлангыч була.
Җирле үзидарә – кешеләргә иң якын хакимият ул. Торак пунктларны төзекләндерү, территорияләрне тәртиптә тоту, халыкка яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру, тотрыклылык – җирле үзидарә хезмәткәрләре хезмәтенең болар бер өлеше генә әле. Җирлек башлыкларының беркемгә күренеп тормаган, ләкин халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән киңкырлы эшләре күп. Авыллар халкы яхшы киләчәккә өмет-хыялларын нәкъ менә үзләренең җирле властьлары белән бәйлиләр.
Районда 93 муниципаль хезмәткәр эшли.
Сарман муниципаль районында 23 җирлек бар, шуларның берсе – поселок җирлеге.
Җирлекләр башлыклары:
- ир-атлар – 16,
- хатын-кызлар – 7;
башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары:
- ир-атлар – 1,
- хатын-кызлар – 22.
Альбина Сабирова язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев