САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Райондашлар кибатлетика ярышларында катнаштылар

Райондашлар кибатлетика ярышларына бардылар 10 октябрьдә Казанда кибатлетика буенча ярышлар үтте.

Мондый бәйгеләрдә физик мөмкинлекләре чикләнгән, техник реабилитация чаралары кулланучы кешеләр көнкүрештә эшләрне башкару буенча ярышалар, тәҗрибә уртаклашалар, яңалыклар белән танышалар. Кибатлектика ярышларында районнан кул протезы кулланучы Айсылу Нигъмәтҗанова һәм бот протезы кулланучы Илнур Ханнанов катнаштылар. Айсылу ярышта – икенче, Илнур алтынчы урынны яуладылар.
Кибатлетика физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең югалткан функцияләрен кире кайтарырга, кешенең үз-үзенә һәм башкаларның аңа карашын үзгәртергә ярдәм итә. Заманча реабилитация җайланмалары аларга тулы канлы тормышка кайту мөмкинлеге тудыра.

Энҗимә Габдрәхимова язмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев