САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Райондашлар Халыкара гаилә көнен бәйрәм итәләр

Бүген – 15 майда Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез. Әлеге бәйрәм безгә тагын бер мәртәбә гаилә кыйммәтләре турында уйланырга, якын кешеләребезгә хөрмәт күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Бәйрәм рәсми рәвештә 1993 елдан бирле билгеләп үтелә. Гаилә, җәмгыятьнең нигезе буларак, буыннар чылбырының дәвамчылыгын тәэмин итә, кешеләрдә үзара ихтирам тәрбияли. Үз йортында бәхетле булган кеше генә бәхетле, диләр. 
Районыбызда матур, үрнәк гаиләләр бихисап. Аларның күбесе –тормыш юлыннан гомер буе матур итеп атлаучылар, пар канатлы, бер-берсенә кайгыртып яшәүче гаиләләр. Без нинди генә хәлләрдә дә гаилә ныклыгын саклый алган, туганнары һәм якыннарының тынычлыгын һәм яхшы кәефен ихтирам итә белгән, яшәгән йортына өмет, ышаныч итеп караган райондашлар карап сокланабыз. Барчагызны бәйрәм белән котлыйбыз. Һәр гаиләгә бәхет һәм иминлек телибез.

 

Фото:https://pixabay.com/ru/photos/семья-международный-день-семьи-3400033/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев