САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Райондашлар икеайлыкка әзерләнәләр

Шифалы су, газлы эчемлекләрдән бушаган пластик савытларны контейнерларга җыйсалар да, урамда ташлап калдыру гадәте дә бетмәгән.

Кар эрүгә, җирдән үскән гөмбәләр күк, чүп-чар, төрле шешәләр баш калкыта башлыйлар. Урамнарда, сәүдә нокталары тирәләрендә чүп савытлары, күпкатлы йортлар ишегалдында махсус контейнерлар урнаштырылуга карамастан, кулдагы чүпне урамга ташлау гадәте кайберәүләрдә әле бетмәгән. 
Гадәтме, чирме, тәрбиясезлекме әллә әшәкелекме? Җыештырырлар әле, дигән мәкерле уй да комачаулыйдыр, бәлки. Кемгәдер йөкләп түгел, тәртипне үзебездән башлыйк. Һәр елны 15 март көнне билгеләп үтелә торган  Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне дә быел “Пластик материаллар белән пычрануга каршы көрәш” шигаре астында узачак. Экологик күзлектән караганда, күптән борчый торган темаларның берсе бу. Район үзәгендә, авыл җирлекләрендә үткән чаралардан соң ял паркларында, чишмә буйларында, халык күп була торган 
башка күңел ачу урыннарында күпме кәгазь тартмалар, пластик шешәләр кала бит. Үзеннән соң шапшаклык ясап киткән кеше аны кем тазартыр дип өметләнә икән, билгесез. Гәрчә, күпмедер вакыттан соң, кире шушы урынга әйләнеп кайткач, бер дә шапшак урында күңел ачасылары килмәс үзләренең.

Ел саен 1 апрельдән 31 майга кадәр территорияләрне санитар чистарту, төзекләндерү, агарту буенча экологик икеайлык игълан ителә. Бу чорда авылларда, җирлекләрдә, оешмапредприятие, шәхси йортлар территорияләрендә җыештыру, агачлар, чәчәкләр утырту эшләре башлана. Хәер, мондый төр эшләрне икеайлык кысаларына гына кайтарып калдыру дөрес тә булмас. Һәр кеше үзенең эшләгән, яшәгән урынын ел әйләнәсендә карап, чистартып, төзек һәм чиста тотарга бурычлы.

Санитар икеайлыкка әзерлек мәсьәләләре район Советында узган эшлекле киңәшмәдә күтәрелде. Бу хакта район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев чыгыш ясады. Ул һәр җирлеккә, оешмага эш планы кирәклеген әйтте, эшне бүгеннән башларга кушты. Димәк, башларга кирәк. 

Статистика күрсәткәнчә, ел саен кешелек тарафыннан 275 миллион тонн пластик чүп-чар ташлана. Шуларның 8 миллионы Дөнья диңгезенә эләгә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев