САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

РАЙОНДАШЛАР, БЕЛЕП ТОРЫГЫЗ: ОЗАК УТЫРУ ХӘВЕФЛЕ!

Британиянең Белфаст университеты галимнәре Җир шарының һәр унынчы кешесенең үлем сәбәбенең озак утыра торган эштә эшләве булуын ачыклаган.

Кешеләр күп очракта инфаркт, диабет, үпкә һәм туры эчәк яман шешеннән үлә. Белгечләр бу авыруларның озак утырудан килеп чыгуын исбатлаган. Галимнәр күпләрнең утырып эшләп кайтканнан соң, тәүлекнең калган вакытын өйдә дә диванда телевизор карап үткәрүен бик начар дип билгели.

Белгечләр фикеренчә, икенче типтагы шикәр диабеты хәвефе мондый тормыш рәвешеннән ике тапкыр арта.

Бүгенге заманда күп хезмәтләр утырып башкарыла. Моның начар йогынтысыннан ничек сакланырга? Белгечләр киңәш бирә: көн саен ике-өч сәгать саф һавада җәяү йөрергә вакыт табарга кирәк.

 

Фото:https://pixabay.com

https://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев