САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районда, үзизоляция режимын бозган өчен, бүген 3 кешегә беркетмә төзелде

Эчке эшләр бүлеге, ЮХИДИ хезмәткәрләре, участок инспекторлары катнашында 11-12 апрель көннәрендә районда көчәйтелгән режимда рейдлар үткәрелде

  • Аларга росгвардиячеләр дә кушылдылар. Иминлек сагында торучылар өчен ял көннәре юк. Алар, сменалап, иртәсен дә, кичләрен дә, хәтта төнлә дә патрульгә чыгалар. Халыкның иминлеген саклау, юл йөрү кагыйдәләрен бозуга юл куймау белән беррәттән, үзизоляция чорында режим саклануы да контрольләнә. Эчке эшләр бүлеге мәгълүматларына караганда, РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.6.1 маддәсе нигезендә бүген 3 гражданга беркетмә төзелгән. Гомумән, 8 граждан, шул исәптән бер балигъ булмаган баланың әти-әнисе административ җаваплылыкка тартылган.
    Үзизоляция чорында район халкының иминлеген булдыру максатларында эш алга таба да дәвам итәчәк. Кичә уздырылган “Көпчәк, тукта” (“Стоп, колесо”) акциясе дә юлларда йөрүне чикләү максатларында уздырылды.
    Урамга чыккан очракта, җәяүлеме яки машинадамы, һәркемнең кулында чыгуының максаты күрсәтелгән белешмә булырга тиеш. Әлеге таләпләрне бозучылар җаваплылыкка тартылачаклар.
    “Өйдәкалыйк
    “сәламәтбулыйк
    “үзебезнеһәмякыннарыбызнысаклыйк

  • Альбина Сабирова язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев