САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районда язгы ташу тыныч үтәргә тиеш

Район Советында район гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең утырышы узды.

 Аны район башкарма комитеты җитәкчесе - комиссия рәисе Әлфис Мөхәммәтгәрәев алып барды. Иң элек Башкарма комитет җитәкчесенең инфрастуктур үсеш буенча урынбасары Илсур Сәлимгәрәев ТР гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең “ 2019 елда ташуга әзерлек чаралары турында”гы боерыгының үтәлешен яктыртты. Ул районда 24 гидротехник корылма булуын әйтеп, бу атнада аларга килү юлларының ачылып беткән булырга тиешлеген ассызыклады. Шулай ук авыл җирлекләренә караган юлларда торба башларының ачылган булуын, язгы ташу вакытында куркынычсызлык чараларын тәэмин итү мәсьәләләренә тукталды. Районның гражданнарны саклау идарәсе җитәкчесе Рамил Госманов язгы ташуның тискәре нәтиҗәләрен кисәтү, юк итү буенча күрелә торган һәм күрелергә тиешле чаралар турында сөйләде. Янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Радик Госманов язгы-җәйге янгын куркычы булган чорда өстәмә чаралар күрү мәсьәләсен яктыртты. 
Утырышка авыл җирлекләре башлыклары, районның оешма-учреждениеләре җитәкчеләре дә чакырулы иде. Әлфис Мөхәммәтгәрәев алар алдына язгы ташуны бәла-казаларсыз үткәрү буенча конкрет бурычлар куйды. 
Энҗимә Габдрәхимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев