САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районда СПИД корбаннарын искә алдылар

15 майда дөнья җәмәгатьчелеге Халыкара СПИД корбаннарын искә алу көнен билгеләп үтте. Аңа безнең район да кушылды.

Әлеге дата 1983 елдан бирле һәр ел май аеның өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә.
Дөньяда ВИЧ белән яшәүче 40 миллионнан артык кеше исәпләнә. Эпидемия чорында барлыгы ВИЧ/СПИД белән бәйле авырулардан 36 миллион кешенең гомере өзелгән. ВИЧ-инфекция таралу проблемасы әле һаман да актуаль булып кала бирә. Аның ел саен 2 миллион тирәсе яңа очрагы ачыклана.
Хәтер көне – проблеманың якынлыгын күрсәтү, авырудан саклану өчен гади генә кагыйдәләрне үтәргә, вакытында тикшерелеп торырга кирәклеген искә төшерү көне дә.
Шушы уңайдан кичә – 18 май көнне СПИД үзәгенең Әлмәт филиалы һәм район үзәк хастаханәсе белгечләре күп төрле чаралар үткәрделәр. Район үзәгендәге кинотеатрда авыру, аннан саклану, кисәтү турында чыгышлар ясадылар, видеороликлар күрсәттеләр, шулай ук аграр көллияттә булдылар, Җәлил поселогының хезмәт коллективлары белән очраштылар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X