САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районда " Шәҗәрәм башы- Чураш " дигән күңелле бәйрәм узды

29 нчы июнь көнне Чураш мәдәният йорты ишек алдында " Шәҗәрәм башы- Чураш " дип аталган бәйрәм уздырылды.

Бәйрәмгә авыл һәм шәһәрдән кайткан балалар чакырылган иде. Бәйрәм " Үзеңнең шәҗәрәң турында ни беләсең? " дигән темага әңгәмә белән башланып китте.Аннары  татар халкының уеннары белән дәвам итте. Балалар " Чүлмәк вату", " Капчык киеп йөгерү","Олы гәлүш киеп йөгерү", "Кашык белән су ташу", " Кашыкка күкәй салып йөгерү", " Целлофан аша чыгу", " Күз бәйләп бәрәңге җыю"," Әйбер кисү " уеннарында бик теләп катнаштылар. Шулай ук " Озын толым " конкурсы да бәйрәмебезгә ямь бирде. Җыр, шигырь ,бию бәйгесендә балалар бик актив булдылар .Балаларга бүләкләр дә бик мулдан иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев