САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районда Сабан туена әзерләнә башладылар

Бу хакта район Советында узган дүшәмбе киңәшмәсендә эшлекле сөйләшү булды.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова татар халкының милли бәйрәме – Сабантуйга әзерлек кысаларында төзелгән чаралар планы белән таныштырды, җаваплыларны атады. Киңәшмәдән соң бәйрәм узачак Даулы болында да эшләр бүленеше каралды.
Үзәк шифаханә табиб-эпидемиологы Линера Габделхакова район халкын коронавируска каршы вакциналаштыру барышы хакында сөйләде.
Агымдагы елның беренче кварталында салымнар буенча булган әҗәтләрне киметү өстендә физик затлар белән эшчәнлек турында район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Гөлнара Галимова чыгыш ясады, авыл җирлекләре арасындагы күрсәткечләрне анализлады.
Санитар-экологик икеайлык барышына инфраструктур үсеш буенча район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Гайфутдинов тукталды.
Киңәшмәне район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды һәм, һәр каралган сорау буенча тәкъдимнәрен җиткереп, җитәкчеләр алдына бурычлар куйды.

Реклама

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X