САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районда Республика көнен бәйрәм иттеләр

Бүген – 30 август көнне район үзәгенең Ял паркында Республика көне уңаеннан бәйрәм тантанасы үткәрелде.

Райондашларны иң элек бәйрәм белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде. Соңыннан ул тырыш хезмәтләре белән хөрмәт казанган сарманлыларга район Советының Мактау кәгазьләрен һәм үзенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Шушында ук район оешмалары арасында V “Без – сәнгатьле халык” фестивале кысаларында үткәрелгән КВН уеннарына йомгак ясалды. I урынга – район мәдәният йортының “Сарман егетләре, Сарман кызлары”, Сарман аграр көллияте, район үзәк китапханәсе КВН командалары лаек булды. II урында – район Башкарма комитеты һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенең җыелма, “Сандугач” балалар бакчасы һәм район үзәк хастаханәсе КВН командалары. III урынга исә Сарман гимназиясе һәм Сарман урта мәктәбе командалары лаек булды. “Лилия”, “Ләйсән”, “Кояшкай” балалар бакчалары, “Шәфкать” үзәге, Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге, Пенсия фонды командалары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, орлыкчылык бүлеге, ветеринария берләшмәләренең җыелма командасы төрле номинацияләрдә мактауга лаек булдылар. Аларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев