САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районда “Призывник көне” үткәрелде

Бүген “Сарман” кинотеатрында, районда урнашкан матур традиция буенча, “Призывник көне” үткәрелде.

  • Аңа армиягә китәргә әзерләнүче егетләр, районның яшь армиячеләре чакырылган иде. Егетләрне, бәйрәм кунакларын иң элек район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев сәламләде. Ул булачак солдатларга исәнлек-саулык, уңышлы хезмәт итеп кайтуларын теләде, киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде. Хәрби комиссариатның Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлеге начальнигы Дашгын Гасанов, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гаделшин, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, Динар хәзрәт, Әфган, Чәчән сугышлары ветераннары Атлас Әсмәндияров, Рафаэль Газизуллин, Рушан Исламовның, быел гына армия хезмәтеннән кайткан Рөстәм Саликовның да аларга әйтер сүзләре бар иде. Солдат шинеле кияргә әзерләнүче егетләр исеменнән Риназ Вахитов чыгыш ясады. Егетләрнең һәркайсына район башлыгының бүләкләре тапшырылды. Аннары барысы да үзәк ял паркында Бөек Ватан сугышында башларын салган якташларыбыз истәлегенә төзелгән мемориалга тәкыялар салдылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев