САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районда Өлкәннәр көненә әзерләнәләр

Бу хакта район Советында узган чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә эшлекле сөйләшү булды.

Район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев узган сайлау кампаниясе нәтиҗәләре белән таныштырганнан соң, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова район гражданнарының аерым категорияләрен социаль хезмәтләр җыелмасы белән тәэмин итү чараларын оештыру һәм үткәрү турында чыгыш ясады. Теманы “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина дәвам итте.
Районда барлыгы 12072 пенсионер яши. Бу - район халкының 35 проценты, дигән сүз. Бу урында киңәшмәне алып барган район башлыгы Фәрит Хөснуллин “Өлкәннәр көне”ндә бер генә өлкән кеше дә игътибардан, хөрмәттән читтә калмаска тиешлеген әйтте, җитәкчеләр алдына бурычлар куйды.
Чаралар үткәргәндә, гомумән, район территориясендә җәмәгать урыннарында санитар-эпидемиологик режимны үтәү, саклык чаралары күрү, иминлек хакында да онытмаска кирәк. Кибетләргә кергәндә, халык күп була торган урыннарда битлек киюне онытмау зарур. Бу таләпләрне бозганнарга административ чаралар күреләчәк. Россия Эчке эшләр министрлыгының район буенча бүлеге штаб начальнигы Альмир Галимуллин үз чыгышында боларга аерым тукталды.

Реклама

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X