САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районда “Өлкән буын” проекты тормышка ашырыла башлады

Татарстан Республикасында «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында, агымдагы елның 2 сентябреннән «Өлкән буын» проекты старт алды.

Ул авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыруга, шул исәптән халыкның үлем-китем структурасына өлеш кертүче аерым социаль әһәмиятле булган йогышсыз авыруларны ачыклауга скрининглар уздыруга юнәлтелгән. Районда 23 җирлектә 65 яшьтән өлкән булган 4005 кеше яши. Ярдәм бигрәк тә хәрәкәт итү авыр булган авылда ялгыз яшәүчеләр өчен кирәк. Милли проект кысаларында бүленеп бирелә торган яңа «LADA Largus» автомобиле районның ерактагы торак пунктларыннан өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны район үзәк хастаханәсенә, Җәлил район, Саклаубаш авыл участок хастаханәләренә, Александровка табиблык амбулаториясенә китерүне оештырырга мөмкинлек бирәчәк.
Атна башыннан бу яшь категориясенә кергән 45 өлкән кеше әлеге процедураны үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев