САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районда көзге чакырылышка әзерлек башланды

1 октябрьдә Рәсәйдә, Татарстанда, шул исәптән районда да, хәрби хезмәткә көзге чакыру кампаниясе старт алды. Шул уңайдан хәрби комиссариатта чакырылыш комиссиясе үз эшен башлап җибәрде.

 Бүген аның беренче утырышы уздырылды. Аны комиссия рәисе – район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова алып барды. Комиссия членнары каршына ун егет басты. Алар арасында бүгенге көндә гаиләле, ике бала тәрбияләүчеләр, хәрби хезмәткә алыну вакыты узганнар да, югары уку йортында укучылар да бар иде. Теләгәннәр хәрби контракт белән дә хезмәт итә алалар.
- Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариат бүлекчәсенә 60лап гражданны көзге чакырылыш вакытында армия хезмәтенә җибәрү планы куелган, - ди хәрби хезмәткә чакырылыш бүлекчәсе начальнигы Ленар Һадиуллин.
Яңа төр коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, язгы чакырылыш вакытындагы кебек, барлык саклык чаралары да күреләчәк. Авыруга тест тапшыру да булачак. Хезмәткә киткәндә дә, битлек, перчатка, дезинфекция чаралары кирәк була.

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев