САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районда иң оста машина йөртүче егет ачыкланды

Бүген юл хәрәкәте иминлеге программаларын финанслау дирекциясенең район бүлеге тарафыннан Сарман аграр көллият базасында студентлар арасында иң оста машина йөртүче конкурсы үткәрелде.

Анда 61 һәм 62 нче төркемнәрдән ун III курс студенты катнашты. Конкурс беренче тапкыр уздырылды. Катнашучылар иң элек юл хәрәкәте кагыйдәләрен ничек белүләрен күрсәттеләр, соңыннан автошәһәрчектә машина йөртү осталыкларын сынадылар. Гомуми баллар буенча I урынга – Айгиз Зиангиров, II урынга – Инсаф Йосыпов, III урынга – Эльмир Ризатдинов, IV урынга – Илназ Шәяхмәтов, V урынга – Егор Байрашев һәм VI урынга Марат Хуҗин лаек булдылар. Аларга юл хәрәкәте иминлеге программаларын финанслау дирекциясе район бүлегенең кубоклары, Почет грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев