Районда балык тоту фестивале үтте
Бүген районда беренче тапкыр "Кышкы балык тоту" фестивале уздырылды.
Бәйрәмдә район башлыгы Фәрит Хөснуллин да катнашты. Язикәү плотинасына җыелган балыкчылар, җанатарлар арасында төрле бәйгеләр дә үткәрелде. "Иң күп балык тотучы", "Иң зур балык", "Иң кечкенә балык" билгеләнде. Иң яшь, иң өлкән балык тотучылар да бүләк алдылар. Бәйрәмдә катнашучыларны тәмле пылау, уха, шашлык, кайнар коймак һәм чәй белән сыйладылар.
Бу хакта тулырак газетабызның алдагы санында укыгыз.
Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев