САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район үзәк хастаханәсенең икенче катында ремонт бара

Быел Татарстан Республикасы Президентының амбулатор-поликлиник учреждениеләргә капиталь ремонт программасы кысаларында район үзәк хастаханәсенең икенче катында – рентген бүлмәсеннән балалар бүлегенә кадәр ара, беренче каттан алып өченче катка кадәр баскыч өлеше һәм подвалда ремонт эшләре бара.

Әлеге бина 1973 елда ук төзелгән һәм 43 ел эчендә барысы да тузган. Биредә идән, түшәм, стеналар яңартыла, җылылык, су, канализация системалары, электр хуҗалыгы алыштырыла. Баш табиб Илдус Шакировның хәбәр итүенчә, ремонт эшләре ел ахырына төгәлләнәчәк.

Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев