САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район укучылары Бөтенроссия дәресендә катнашалар

Россия Федерациясенең Мәгариф, шулай ук Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыклары “Цифрлы экономика” дигән коммерциянеке булмаган автоном оешма белән берлектә 25 февраль-3 март көннәрендә “Цифрлар дәресе” Бөтенроссия чарасы кысаларында укучылар өчен “Ясалма интеллект һәм машина ярдәмендә укыту” дигән темага видеодәрес үткәрә.

 Аннан район укучылары да читтә калмыйлар. Бүген, мәсәлән, Сарман гимназиясе һәм Сарман урта мәктәбе укучылары район Советының утырышлар залында видеоэлемтә ярдәмендә үткәрелгән дәрестә катнаштылар. Дәрес укучыларга адресланган һәм цифрлы экономиканың мөһим юнәлешләрен үстерүгә, мәгълүмати технологияләр тармагында аларга һөнәри юнәлеш бирүгә багышланган иде. 
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев