Район Советында чираттагы дүшәмбе киңәшмәсе узды

Аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. Киңәшмә бүләкләүләрдән һәм партия сафына яңа алынганнарга билетлар тапшырудан башланды.

“Торак-коммуналь хуҗалык системасына мәгълүмат урнаштыргандагы кагыйдә бозулар һәм күпкатлы йортларда газ җайланмасын эксплуатацияләгәндәге кимчелекләр” турында район прокуроры ярдәмчесе Ленар Рәхмәтуллин чыгыш ясады. 
Район Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлназ Латыйпова бүлекнең 2018 елдагы эшчәнлеге һәм агымдагы елга куелган бурычлары хакында сөйләде. 
Архив бүлеге начальнигы Гөлшат Солтангалиева район архивын туплаудагы эшчәнлеккә тукталды. 
Иске Минзәләбаш авыл җирлеге башлыгы Әлфинур Мияссарова җирлектә узган ел башкарылган эшләр белән таныштырды, быелга планлаштырылганнарын атады.

Альбина Сабирова язмасы.

Фотолар:http://sarmanovo.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1406106.htm

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде